Selimcan.org сайтының документациясе
Проектта катнашырга теләүчеләр өчен ярдәмлек
Мөстәкыйль
Selimcan.org-тагы дәреслекләр башлыча өйдә, мөстәкыйль рәвештә белем алучыларга тәгаенләнгән.
Эффектив
Темалар җиңелдән кыенга таба логик эзлеклелектә бирелә; төп игътибар биш һөнәргә юнәлтелгән — исәпләү һәм исбатлау (математика), язу, уку, рәсем сызу һәм компьютер программаларын инша итү. Ягъни дәрес төрләре саны да һичбер заман 4-5-тән артык түгел.
Күптелле
Максат — хәлдән килгәнчә күп тел өчен иң мөһим дәреслекләр һәм әдәбият җыентыгын булдыру.