Skip to main content

Сканерлау

Сканерлау эшенә керешкәнче, безгә кирәкле әсәрнең инде сканерланган булып, Интернетта булу-булмавын тикшерергә кирәк. Google һәм Yandex-та, VK-да, Twirpx кебек сайтларда һәм башка онлайн китапханәләрдә эзләп карау киңеш ителә.

Әгәр безгә кирәкле әсәрнең сканы табылмый икән, якын китапханәдән ул әсәрне эченә алган китапны табып, аны сканерлыйсы дигән сүз.

Еш кына бер үк әсәр төрле китапта нәшер ителә. Әсәрне эченә алган китап сайлаганда, иң тулы академик басмаларга өстенләк бирелергә тиеш. Мәсәлән, Габдулла Тукай өчен бу 2011-2016 елларда Казанда чыккан 6-томлык "Әсәрләр".

Сканнарны selimcan.org Google папкасына йөкләмәле. Элемтә өчен ilnar эт selimcan нокта org адресына языгыз.

V-хәрефе кебек сканер

Гадәти яссы сканерлар әкрен эшли. Моннан тыш, китап битләрен сыйфатлы сканлау өчен, ул китапны ертып я кисеп, битләргә аерырга кирәк. Әлбәттә, китапханә китаплары я сирәк очрый торган китаплар өчен болай эшләү жәл я мөмкин түгел. Шуңа күрә башка принципта эшләүче, фотокамералы сканер кирәк. Иске китапларны каерып зыян китермәс өчен, аларны еш кына V хәрефе кебек ясыйлар.

Андый сканерларның фабрикада эшләнгәннәре шактый кыйммәт. Әмма, кулыгызда ярыйсы гына фотоаппарат булса, очсыз гына, шулай да яхшы сыйфатта һәм бик тиз сканерлауны мөмкин итүче вариантлар бар. Күбрәк мәгълүмат Gitlab-та.