Skip to main content

Кулланылган технологияләр

Әгәр без әзерләгән виртуаль операцион система кулланырга җыенсагыз (үзегезнең ОС эчендә, archive.selimcan.org өстендә эшләгәндә вакытлыча гына ачылучы, бөтен кирәкле программаларны без үзебез урнаштырып әзерләгән "кунак" операцион система эшләячәк):

Git, Virtualbox, Vagrant.

Бу киңәш ителгән вариант.

Әгәр виртуаль операцион система кулланасыгыз килмәсә, яки андый мөмкинлегегез булмаса (мәсәлән, бер үк вакытта ике операцион система эшләтер өчен компьютерыгызның хәтере җитәрлек булмаса), бөтен программаларны да үзегез инстал итә аласыз:

Git, Racket, Tesseract, GNU Emacs яки башка шундый редактор.

Бу кыенрак юл, шуңа күрә башка чара булмаса гына киңәш ителә.

Selimcan.org проекты хезмәткәрләреннән моннан тыш компьютерларына эш сәгатьләрен санаучы ClickUp программасын урнаштырулары сорала. Selimcan.org проектында эшләгәндә, ClickUp программасын ачып, сәгатьләрнең исәпләнүен кабызырга кирәк.

Проект белән идарә итү өчен (эш планнары) Gitlab кулланылачак.